Кемгә? Күпме? Кайчан? Фитыр сәдакасын чыгару тәртибе | Сөләйман Солтан Кормаши

21 Просмотры
Издатель
«ФИТЫР СӘДАКАСЫ»
https://t.me/sskormashi/294
Тиздән Рамазан ае да тәмамланачак, Ин шәә Аллаһ! Ай тәмамлангач мөселманнар фитыр сәдакасын өләшә. Әлеге тема белән бәйле бик күп сораулар, аңлашылмаучанлыклар булганга күрә, бер язмада бар сорауларга да җавап бирә алырлык мәгълүмат тупларга тырыштык.

Рәхим итеп тыңлагыз: «Фитыр сәдакасы. Һәр сүзебезгә дәлил белән».

— Фитыр сәдакасы бирүнең вәҗиб (мәҗбүри) икәнлеге хакында (Әл-Бохари, 1503);

— Фитыр сәдакасын бирү кем өчен мәҗбүри?

— Фитыр сәдакасын бирә алырга хәлең җитмәсә нишләргә?

— Фитыр сәдакасының хикмәте нидә?

— Фитыр сәдакасы кемгә бирелә? Бары тик мохтаҗларга гына!

— Берничә фитыр сәдакасын бер кешегә бирергә ярыймы һәм бер фитыр сәдакасын берничә кешегә бирергә мөмкинме?

— Фитыр сәдакасын башка шәһәргә (авыл) җибәрергә мөмкинме?

— Ураза бәйрәмен кайда каршы алдың — фитыр сәдакасын шунда бир!

— Фитыр сәдакасын кемгә бирергә ярамый?

— Фитыр сәдакасының күләме никадәр?

— Фитыр сәдакасы нәрсә белән бирелә?

— Фитыр сәдакасын нәрсә белән бирергә ярамый?

— ФИТЫР СӘДАКАСЫН АКЧА БЕЛӘН БИРЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

— Фитыр сәдакасын кайсы вакытта бирергә кирәк?

— Фитыр сәдакасын бәйрәм алдыннан яки бәйрәм намазыннан соң бирү дөресме?

— Фитыр сәдакасын җыю өчен мәчетләргә куелган тартма хакында.

P.S. Бу һәм башка, шулай ук моңынчы бөтенләй ишетмәгән мәгълүмат белән танышырсыз дип ышанып калабыз.
Категория
Рак ЖКТ
Комментариев нет.